Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Редакция командасы финалда уйнаячак

“Безнең Чирмешән” газетасы хезмәткәрләре “Белемлеләр ярышы” интеллектуаль уенының чираттагы сайлап алу турында җиңүче булдылар.

Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, газчылар... Кичләрен якташларыбыз бар белемнәрен эшкә “җигәләр”. Чирмешәндә беренче тапкыр “Белемлеләр ярышы” интеллектуаль уеннар чемпионаты бара. Аның соңгы, сайлап алу турында газ тармагы, “Энергосбыт” оешмасы, район газетасы редакциясе һәм Шешминка авыл җирлеге командалары көч сынашты. Алга китеп әйтик, редакция командасы, әлеге турда җиңү яулап, финалга чыкты.

- Әлеге бәйге төрле тармакларда хезмәт куючы якташларыбызның кичләрен бераз кызыклырак, эштән ял иттерү максатында үткәрелә, - ди ярышны оештыручы, “Орион” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Альмир Жораев.

Яшьләр үзәгендә үткәрелгән 13 сайлап алу турының һәрберсендә дүртәр-бишәр команда көч сынашкан. Һәр уенда катнашучыларга 100әр сорауга җавап бирергә туры килә.

- Сорауларның төрлесе булды, шаяннары да, җитдиләре дә. Һәр турда беренче урын алган командалар район башлыгының күчмә Кубогы өчен көч сынашачак, - ди Альмир Андреевич. – Шуны да әйтеп узыйм: финалда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә рухи ярдәм итү өчен иҗади юнәлештәге интерактив үткәрәчәкбез.

Оештыручылар әйтүенчә, финалда катнашучы командаларны 200 сорау көтә. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре әзерләгәннәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев