Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район смотрында Утыз Имән артистларына тиңнәр булмады

Быелгы смотрда авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында Утыз Имән авыл мәдәният йорты, район үзәгендәге оешмалар арасында Чирмешән лицее беренче урынны яуладылар. Сүз уңаеннан, утызимәнлеләр ел да диярлек уңышлы чыгыш ясый. Район үзешчәннәренең яздан башланган, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларында узган "Этих дней не смолкнет слава!" - "Бу...

Быелгы смотрда авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында Утыз Имән авыл мәдәният йорты, район үзәгендәге оешмалар арасында Чирмешән лицее беренче урынны яуладылар. Сүз уңаеннан, утызимәнлеләр ел да диярлек уңышлы чыгыш ясый.

Район үзешчәннәренең яздан башланган, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларында узган "Этих дней не смолкнет слава!" - "Бу көннәрнең даны мәңгелек!" халык иҗатының район фестивале гала - концерт белән тәмамланды.
Фестивальда 36 оешма һәм 35 мәдәният йорты, авыл клубы катнашты. Барлыгы 600 концерт номеры тәкъдим ителде. 1203 кеше сәхнәләрдә үз осталыкларын күрсәтте. Смотр - бәйгенең йомгаклау концертына 44 номер сайлап алынды.
Район үзешчәннәренең таланты киңкырлы. Берәүләр күңелләргә үтеп керерлек җырласа, икенчеләре матур итеп бииләр. Гармунда гына түгел, саксофонда да, курайда да уйный алалар. Коллективларның, аерым башкаручыларның кайберәүләре республика күләмендә дә чыгыш ясап танылдылар. Районда күпмилләтле халык яши. Бу чыгышларда да чагылды. Татар, рус, чуваш, мордва җыр-биюләре - барысы да тансык, якын.
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең хоры, район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран", "Умырзая" ансамбльләре, Туймәттән "Хыял" ир-егетләр вокал ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенең хореография коллективларының, Иске Кадидан Нәкыйп Мөхтәсимов, Кармыштан Гөлназ Гатина һәм башкаларның чыгышларын тамашачы бик җылы кабул итте.
Гала - концертта катнашучыларны котларга, йомгаклау сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, үзешчән сәнгать осталары үз чыгышларын җаннары аша үткәреп, тамашачыга җиткерә, дип билгеләп үтте. Концертта катнашкан, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган үзешчәннәргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Кадидан сәхнә ветераны Мингосман Мортазин да бар иде. Олы яшьтә булуына карамастан, Госман абый авыл, район сәхнәләрендә булган мәдәни чараларда әле дә актив катнаша. Андыйлар тагын бик күп.
Фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/7629-v-cheremshane-smotr-hudozhestvennoy-samodeyatelnosti-fotoreportazh.html
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы үзешчән сәнгать