Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният йорты сәхнәсендә – район үзешчәннәре

ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астындагы “Туган як җәүһәрләре” - “Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивален Иске Үтәмеш авыл җирлеге үзешчәннәре ачып җибәрде.

Район мәдәният йорты сәхнәсенә  Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай һәм Иске Сережкино авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары хуҗа булган көндә тамаша залына байтак кеше җыелды.  Үтәмешлеләр район мәдәният йорты сәхнәсен нык “кыздырдылар”. Тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән 23 номердан  жюри әгъзалары  гала-концертка  иң яхшы сигез чыгышны сайлап алды. 

Быел барлык авыл җирлекләре дә район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 30 ноябрьдә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышын күрергә мөмкин. Авыл җирлекләре арасында  соңгылардан булып, март ахырында  Иске Кади һәм Чирмешән авыл җирлекләре үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ә сайлап алу турын 23 мартта  район башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тәмамларга тиеш.  Сайлап алу туры дәвамында район үзәгендәге хезмәт коллективлары да җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәчәк.

Бәйге җиңүчеләре апрель аена  узачак гала-концертта бүләкләнер дип көтелә.

Автор фотолар

Күбрәк фото: Чирмешән районы мәдәният йорты сәхнәсендә - искеүтәмешлеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев