Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әмир мәдәният йортында... юрган сырганнар

Бу авыл киленнәре, олырак хатын-кызлар да үзләренә шөгыль тапканнар – “Хуҗабикә” клубына җыелып, бәйләргә, чигәргә өйрәнәләр.

-Бер кичтә җыйнаулашып мамыктан юрган сырдык. Кем нәрсә белә, шулай эшләдек, тәҗрибә уртаклаштык, - ди озак еллар авылда шәфкать туташы булган Саҗәрә Мөхәммәтшина. –Мин күбрәк калфак чигәргә, бизәкләргә яратам. Әйтәм бит, түгәрәгебездә бер-беребездән өйрәнәбез.

Инде лаеклы ялдагы Гөлнур апа Харисова кулъяулык чигеп рәхәтлек тоя икән. Бер кулъяулыкны ике көндә “очлап куя”.

-Аларны, бу гадәткә үк керде, һәр елны авылда сөлге җыючыларга һәм Сабан туенда ат узышында иң соңгы килүчегә бирәм, - ди ул.

Гөлнур апа берсеннән-берсе затлы, матур кулъяулыкларын бүген мәдәният йортына, китапханәгә килгән кунакларга – “Безнең Чирмешән” газетасы журналистларына да күрсәтте. Монда “Хуҗабикә”гә йөрүчеләр белән газета редакциясе вәкилләре арасында очрашу булды. Бергәләшеп, газетаның элеккеге елларда чыккан төпләнмәләрен, фоторәсемнәр карадылар, инде күптән булган вакыйгаларны да искә төшерделәр, кызыклы очрашулар да телгә керде.

-Район газетасын бик яратып укыйбыз, хат ташучыбыз аларны гел вакытында китерә, - ди Рәсимә Шәйхетдинова.

-Газетада авыл хуҗалыгына кагылышлы язмалар күбрәк булсын иде, - ди китапханәче Гөлшат Әгъләмова. –Яшьләрне борчыган проблемалар, аларга ярдәм, эш белән тәэмин итү буенча күрелүче чаралар хакында да укыйсы, беләсе килә.

...Наилә Ситдыйкова, Фәния Галимова, Фәнзилә Садриева, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Мәгъдәния Гаязовалар да бар иде очрашуда, алар да – “Хуҗабикә” түгәрәгенә даими йөрүчеләр. Барысы да аш-су осталары. Мәгъдәния Гаязова китапханәнең иң актив укучыларынның берсе икән, яңа кайткан әсәрләрне ул иң беренче укый, диләр.

Түгәрәктә атнага бер, һәр сишәмбе күрешәләр. Инде ике елга якын диярлек тегү, чигү осталыкларын камилләштерәләр. Эшләнмәләрен бәйрәмнәргә, концертларга да киеп чыгалар. Киярлек тә, алъяпкычлары, калфаклары күргәзмәгә үк куярлык бит! Сөлгеләрне дә шартына китереп чигәләр, әллә нинди материаллардан чәчәкләр “коялар” Әмир осталары.

-Эш белән генә түгел, әле бер көнне кабак бәлеше белән сыйландык. Бергә ашаганда ризык тагын да тәмле, - диләр алар.

Күптән түгел авылдашлары, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Алмаз абый Мәслаховка да хөрмәт күрсәткәннәр – 70 яшьлегенә “бенефис” оештырганнар.

-Авырмыни, бер бәлеш салдык та, табын көйләдек, ди Гөлшат Әгъләмова.

Мәдәният йортында, гомумән, эшне җанландырырга омтылалар, чаралар оештыралар.

-Шунысы гына начар, бездә баян юк, - ди мәдәният йорты директоры Фәрхать Нуретдинов. Монысы инде аңлашылмый, җырчылар һәм гармунчылар күп Әмирдә, ә баян юк...

Баян дигәннән, бу мәсьәлә уңаеннан район мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова белән сөйләштек йәм ул киләсе ел башында ук Әмир мәдәният йортына яңа баян алып бирергә ышандырды. 

Кадрия Гамирова, Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров фотолары

Күбрәк фото: Әмирдә - "Безнең Чирмешән" журналистлары (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев