Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лашман мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективын Диплом белән бүләкләгәннәр

Лашман урта мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленнан икенче дәрәҗә Диплом белән кайттылар.

Якташларыбыз “халык биюе” номинациясендә бүләкләнгәннәр. Яшәүчедән Фәридә Мортазина мөнәҗәтләр бәйгесендә өченче урын яулаган.

-Фестивальда дүртенче ел рәттән катнашабыз. Узган елларны беренче урын да алдык, -ди Лашман мәктәбе укытучысы Рәмзия Ихсанова. – Аны ел да бик югары дәрәҗәдә оештыралар. Коллективлар төрле номинацияләрдә көч сынаша. Быел фестиваль барышында бик кызык “Такмак әйтеш” ярышы да узды.

Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X