Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәлеләр шаяра беләләр

“Лашман мишәрләре”, “Күтәмә интернешнл”, “Мишәр колориты”. Тагын бер зонадан өч команда шаяннар һәм тапкырлар клубының районда булачак финал уеннарына узды.

Ивашкинода КВН уеннарында барлыгы дүрт команда көч сынашты.  Финалга, аз гына тырышсалар, “Аншлаг Аккиреево” командасы да үтә ала иде.  Дөрес, алар моңа бик борчылмадылар да кебек, хәтта “бигрәк яхшы, эш азайды”, дип шаяртып  куйдылар.   

Гомумән алганда, уеннар бик кызык үтте, командалар оста уйнадылар, рус һәм татар телләрендә чыгыш ясадылар.  Алар, нигездә, сәхнәдә авыл тормышы белән бәйле мәзәкләрне күрсәттеләр. Уенчылар сыерны үгездән аера алмаган шәһәр кызларыннан да көлделәр. Начар юллар, балаларның аз тууы, җитәкчелек белән уртак тел табалмау, яшьләрнең шәһәргә китүләреннән дә кызык ясап,  шаярып, кына  әлеге  проблемаларга  да тукталдылар, хәтта бик җитди мәсьәлә - ике теллелек турында да тирән мәгънәле скетч күрсәттеләр.

“Разминка” – “Күнекмә”  - авыр бирем. Үзең биргән сорау да кызык такызыклы да булырга тиеш, кыска вакытта көндәшләрнең сорауларына да үзенчәлекле, юмор белән җавап бирергә кирәк. Бу уенда командалар сынатмадылар, әлеге сынауны уңышлы үттеләр.

Журналист үз фикерен белдерергә тиеш түгел дисәләр дә, минемчә, “Өй эше” бәйгесендә күтәмәлеләргә тиңнәр булмады. Алар темага туры китереп, музыкаль биремне югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Тамашачылар да “Күтәмә интернешнл” командасының чыгышын кайнар алкышлар белән бәяләделәр.

фото: автор

Чирмешәндә шаяннар һәм тапкырлар клубының икенче уены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев