Колгада – килен сөлгесе
Элеккеге гореф - гадәт буенча Әмирдә быел да сөлге җыйдылар. Сөлгечеләр - никрутлар "эшне" үткән бер ел арасында өйләнешкән парлардан башладылар. Шул чорда Байкал урамында өч йортка килен төште дип була. Мөслимә һәм Габдулла Минхәеровларның ике уллары - Инсаф һәм Илһам үзләренә тиң ярлары белән кушылдылар, шуңа да алардан колгага...
Элеккеге гореф - гадәт буенча Әмирдә быел да сөлге җыйдылар.
Сөлгечеләр - никрутлар "эшне" үткән бер ел арасында өйләнешкән парлардан башладылар. Шул чорда Байкал урамында өч йортка килен төште дип була. Мөслимә һәм Габдулла Минхәеровларның ике уллары - Инсаф һәм Илһам үзләренә тиң ярлары белән кушылдылар, шуңа да алардан колгага ике киленнән сөлгеләр эленде. Өченче сөлге - Айрат Мисбаховлардан.
Көн буе авыл урамнарында җырлап, биеп йөргән егетләрнең кәефләре шәп. Быел армиягә алыначакларына кызлар матур итеп чиккән, хушбуй исе сеңгән кулъяулыклар да тәтиячәк бит.
Урта урамны узганда колгага биш кулъяулык, дистәләп баш яулыклары да бәйләнгән. Бүләкләрне котлап, егетләргә акча бирүчеләр дә күп.
...Кичкә никрутлар һәм өлкәнрәк класслар укучылары - егетләр йомыркалы аш мәҗлесендә сыйланачак. Йомырканы йорттан - йортка кереп, алты чиләк үк җыйганнар.
-Фаяз Нуретдинов белән мин генә дә өч чиләк йомырка җыйдык, - ди Айнур Галимов. - Әле югары очка да менәсе бар.
...Булат Галимов янә баянын кулына алды. Егетләр бүген инде әллә ничәнче тапкыр авыл көен суздылар: "Урман буе зәңгәр чәчәк, аны кем чәчкән икән"... Җырлый - җырлый Гайшә апа Сафиналар өенә керделәр.
Биредә колга тагын да авырайды, тагын да ямьләнде, чөнки хуҗалар гына түгел, кунаклар да иртәдән бирле, бүләкләр әзерләп, сөлгечеләрне көтеп торганнар. Чын, халык бәйрәме булганга, башкалар да, хәтта узгынчы машиналарда баручылар да, егетләр янында туктап, сөлгене котларга ашыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев