Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кармыш укытучылары “Башваткыч” тапшыруында катнашкан

Якташларыбыз төшкән телетапшыруны 6 февраль көнне күрсәтергә тиешләр. Бәйгедә мәктәп директоры Гөлнур Якупова, математика укытучысы Фәүзия Шарапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовалар көч сынашкан. "Башваткыч"тагы биремнәр исә районыбыз, аның күренекле шәхесләре хакында булган. -Тапшыруны төшерү вакытында без җанатарлар буларак катнаштык. Апам Гөлназ анда җырлады, мин авылдашыбыз Нуриман абый...

Якташларыбыз төшкән телетапшыруны 6 февраль көнне күрсәтергә тиешләр.

Бәйгедә мәктәп директоры Гөлнур Якупова, математика укытучысы Фәүзия Шарапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовалар көч сынашкан. "Башваткыч"тагы биремнәр исә районыбыз, аның күренекле шәхесләре хакында булган.
-Тапшыруны төшерү вакытында без җанатарлар буларак катнаштык. Апам Гөлназ анда җырлады, мин авылдашыбыз Нуриман абый Кәримовның "Кармышым" дигән шигырен сөйләдем, - ди Кармыш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лилия Гатина. -Тапшыруны ике сәгатьләп төшерделәр. Алып баручы Зөлфәт абый бик кызык кеше. Ә тапшыруда катнашырга ТНВда эшләүче авылдашыбыз Зөлфирә апа Харрасова тәкъдим иткән.
Лилия Гатина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кармыш урта мәктәбе Башваткыч