Кармыш урта мәктәбе тег белән яңалыклар
-
Кармыш мәктәбендә “кияү“ көтәләр
Монда Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" мелодрамасын сәхнәләштергәннәр. Укытучылар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авылдашларына шундый бүләк әзерләгән. Авыл мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылганлыктан, "театр" карарга тамашачыларны 4 март көнне мәктәпкә дәшәләр. Спектакльдә кияү ролендә авыл мәдәният йорты директоры Ильяс Мөбирдин уйный, кызлар булып - мәктәп укытучылары үзләре.
-
Кармыш укытучылары “Башваткыч” тапшыруында катнашкан
Якташларыбыз төшкән телетапшыруны 6 февраль көнне күрсәтергә тиешләр. Бәйгедә мәктәп директоры Гөлнур Якупова, математика укытучысы Фәүзия Шарапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовалар көч сынашкан. "Башваткыч"тагы биремнәр исә районыбыз, аның күренекле шәхесләре хакында булган. -Тапшыруны төшерү вакытында без җанатарлар буларак катнаштык. Апам Гөлназ анда җырлады, мин авылдашыбыз Нуриман абый...
-
Кармышта хисап концерты узды
Театр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучылар (җитәкчеләре Эльвира Әфләтунова) Кармыш авыл мәдәният йортында "Балачак мизгеле" дип исемләнгән отчет концерты тәкъдим иттеләр. Презентация белән театральләштереп үткәрелгән концерт тамашачылар күңеленә хуш килде, яхшы бәя алды. Балалар матур җырлары, дәртле биюләре, кызыклы скетчлары белән тамашачыларны таң калдырдылар.
-
Зур бәйрәм булачак
Кармыш урта мәктәбе коллективы авылдашлары, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларга әзерләнәләр. Тиздән мәктәптә Геройга багышлап шахмат - шашка турниры узачак. Май азакларында, Бари Габдрахмановның туган көне тирәсендә, авылда концерт һәм спорт бәйгеләре белән зур бәйрәм оештырырга планлаштыралар.