Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кади язучылары авылдашлары белән очраштылар

Иске Кади талантларга бай. Биредә туып-үскән, хәзер авылда һәм читтә яшәп иҗат итүче китап авторларын туган авыллары мәдәният йортына кунакка дәштеләр. Һава торышы бозылып торуга карамастан, "Авылымның иҗат чишмәләре" исемле очрашу кичәсенә иҗат эшенә һәвәс биш авылдашлары килгән иде. Фәнис Нуретдинов, Галия Сафиуллина, Габделхак Кәримов, Дания Закирова, Госман Мортазиннар үзләре...

Иске Кади талантларга бай. Биредә туып-үскән, хәзер авылда һәм читтә яшәп иҗат итүче китап авторларын туган авыллары мәдәният йортына кунакка дәштеләр.


Һава торышы бозылып торуга карамастан, "Авылымның иҗат чишмәләре" исемле очрашу кичәсенә иҗат эшенә һәвәс биш авылдашлары килгән иде. Фәнис Нуретдинов, Галия Сафиуллина, Габделхак Кәримов, Дания Закирова, Госман Мортазиннар үзләре һәм иҗатлары белән таныштырып, авылдашларының сорауларына җавап бирделәр. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре аларның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр. Авыл китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова оештырган бу очрашу кунакларга да, тамашачыларга да бик ошаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Кади язучылары