Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кади “пәрәпәче”н Тукай районында пешергәннәр

Иске Кади авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Зөлфирә Сафина үз авылдашларының яраткан ризыгы - “пәрәпәч”не (пәрәмәч) республика күләмендә таныткан.

-Танытты дип инде, ул болай булды. Тукай районындагы санаториядә аккалфаклыларның республика күләмендә күчмә утырышы узган иде, - ди Зөлфирә Барый кызы. - Аның программасында бер бәйге дә оештырганнар. Безгә - иллешәр кешелек өч командага бәрәңге, он, йомырка, май бирделәр дә: “Кунаклар каршы алырлык нинди дә булса ризык пешереп күрсәтегез”, - диделәр. Шунда әлеге пәрәмәчне пешердем. Ошаттылар Кади “пәрәпәч”ен.  Моңардан тыш, утырышта күп нәрсәләр өйрәндек, кайткач барысын да кызларга сөйләдем.

Иске Кади  авылындагы ”Ак калфак” оешмасы уникеләп хатын-кызны берләштерә, алар - “Асылъяр” җыр ансамбле артистлары да. Рузилә Мөхтәстимова җитәкчелегендәге аккалфаклылар авылларга чыгып концертлар куялар, бер-берсеннән кул эшләренә, пешерергә өйрәнәләр, иң мөһиме – аралашып, үзләренчә кич утырып, ял итеп кайталар. Хәзер бакча эшләре бетте, кызлар авыл мәдәният йортында ешрак очрашырга килешкәннәр.

фото: Зөлфирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев