Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кади авылында Яр Чаллы язучылары белән очрашу оештырылды

Әдәбият елы уңаеннан Иске Кади авылы китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре язучылары белән очрашу оештырылды. Китапханәдә "Чаллы язучылары бездә кунакта" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе янында фикер алышу, әңгәмә үткәрелде. Очрашуда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, әдәби берләшмә вәкилләре, әдәбият укытучылары, урта һәм олы буын китап укучылар катнашты. Бу очрашуны оештыруда авылдашыбыз Фәнис...

Әдәбият елы уңаеннан Иске Кади авылы китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре язучылары белән очрашу оештырылды.

Китапханәдә "Чаллы язучылары бездә кунакта" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе янында фикер алышу, әңгәмә үткәрелде. Очрашуда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, әдәби берләшмә вәкилләре, әдәбият укытучылары, урта һәм олы буын китап укучылар катнашты. Бу очрашуны оештыруда авылдашыбыз Фәнис абый Нуретдинов ярдәм итте. Ул Иске Кади авылы тарихын туплауда, язуда, нәшер итүдә ярдәм иткән, күп җырлар, хикәяләр, мәзәкләр авторы. Аның чыгышын китап укучылар җылы кабул иттеләр.
Икенче кунагыбыз Әнвәр ага Шәрипов - әдәбият тарихы галиме, төрки-татар әдәбияты вәкилләре тормышына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди, фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Кызганычка каршы, авыл китапханәсендә аның әсәрләре юк иде, ул безгә китапларын автографы белән бүләк итте. Әнвәр ага китап сөючеләргә үзенең тормыш юлын кыскача бәян итте, иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Китап укучылар аңа сораулар бирделәр, кичә "сорау-җавап" формасында барды.
Әңгәмәбезгә язучы, тәрҗемәче, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче Мансур Сафин кушылды. Ул тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, шигырләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Китап укучылар яраткан язучылары Зифа Кадырова белән очрашуны көтеп алдылар. Утыз елдан артык Яр Чаллы шәһәрендә төзелештә эшләгән Зифа Кадырованың "Сагынырсың, мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы", "Бәхеткә юл кайдан?" китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Аның әсәрләрендә башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре... Китапларының яратып укылуының сере дә шундадыр. Зифа ханыма китап укучылар сораулар бирделәр, әңгәмә гади, эчкерсез төс алды. Очрашуга килгән өлкән буын кешеләре китап геройларының язмышлары үзләренекенә охшаш булуына гаҗәпләнделәр. Менә шул мисаллар гына да, авторның әсәрләре никадәр тормышчан булуын исбатлый.
Кичәдә катнашучы һәр кеше З.Кадыровага үзләренең олы рәхмәтләрен, изге теләкләрен, иҗади эшендә тагын да зур уңышларга ирешүен теләделәр. Якын көннәрдә яңа китабын көтеп калуларын җиткерделәр.
Рушания Гыйрфанова.
Иске Кади авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әдәбият елы Яр Чаллы язучылары Иске Кади китапханәсе