Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Элмәле ансамбленә 300 мең сум акча бирәләр

Лаеш районында узган “Каравон” рус фольклор фестиваленнән Иске Элмәле мәдәният йортының “Ивушки” фольклор ансамбле 300 мең сумга сертификат алып кайтты.

Республика Президенты исеменнән әлеге бүләкне  ансамбльнең 30 еллыгы уңаеннан һәм “Каравон”ның даими катнашучысы буларак тапшырганнар. Коллектив җитәкчесе Вера Захарова әйтүенчә, бу акчага алар яңа сәхнә костюмнары тектерергә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, бәйрәмдә 150гә якын коллектив чыгыш ясаган. Безнең районнан, “Ивушки”лардан тыш, Казанкадан - “Деревеньки”, Түбән Кармалкадан – “Забавушка” һәм район мәдәният йортыннан “Ветеран” ансамбльләре дә барган.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев