Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Элмәле ансамбле Казанда танылган

Иске Элмәле мәдәният йорты каршындагы “Ивушки” ансамбле Казанда узган Александр Котков исемендәге рус хор музыкасы фестиваленнән лауреат Дипломы белән кайттылар.

 

-Җыр бәйрәмендә республикабыз районнарыннан һәм Казаннан 40 ка якын коллектив чыгыш ясады, - ди Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова. – Әлеге фестивальдә без элек тә катнашкан идек, быел да чакырдылар. Беренче көнне рус традицион мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылды, икенче көнне концерт булды. Бәйге шартлары буенча һәр коллектив ике җыр башкарырга тиеш иде, ләкин, катнашучылар күп булу сәбәпле, бер номер гына күрсәттек. Оештыру комитеты һәм тамашачылар безне бик җылы кабул иттеләр, алкышларны кызганмадылар. Коллективка Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Вера Захарова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X