Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре» фестивале башланды

Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре»-«Жемчужины родного края» халык иҗатының район фестиваленә старт бирелде. Ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Россиядә укытучы һәм остаз елына багышланган.

Гадәттәгечә, әүвәл тугыз зонада сайлап алу турлары уза, авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре үзешчәннәре график нигезендә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Иң яхшы номерлар декабрь аенда узачак гала-концертка сайлап алына, монда иҗат бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

 Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар.

 Сүз уңаеннан, Шешминка, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе, Иске Үтәмеш җирлекләре артистлары беренчеләрдән булып үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев