Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының рус милли-мәдәни берләшмәсе 10 еллык юбилеен үткәрде

10 ел элек Чирмешәндә оешкан рус милли-мәдәни берләшмәсе үзенең юбилеен зурлап уздырды. Аның активистлары мәдәни кыйммәтләрне, халык байлыгын һәм, гомумән, рус мәдәниятен саклап калу буенча актив эш алып баралар.

- Районның рус милли-мәдәни берләшмәсенең төп максаты– рус халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, - диде җәмгыять рәисе Елена Ланкина. - Район үзәгендә төрле бәйрәмнәр, мәсәлән, Троица, Раштуа, Пасха, Спас көннәре үткәрелә. Райондашлар һәм кунаклар өчен конкурслар, халык уеннары, концерт һәм сый-нигъмәтләр белән күңел ачулар еш оештырыла. Бу бәйрәмнәр балаларны рус халкы традицияләрендә тәрбияләргә булыша, катнашучыларны рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итә, гореф-гадәтләребез белән кызыксыну уята.

Берләшмә активистлары юбилейга бик җитди әзерләнгәннәр, эшчәнлекләрен чагылдырган бай, зур күргәзмә дә оештырганнар. Мәктәп укучысы Михаил Меркуловның агачтан ясаган әйберләрен, Марина Кандрованың курчакларын, Людмила Кузинаның төсле тасмалардан иҗат иткән картиналарын бәйрәм кунаклары аеруча кызыксынып карадылар. Биредә медальон ясау буенча мастер-класс та күрсәттеләр, рус милли ризыклары белән дә сыйладылар.

Берләшмәне юбилее белән котларга район җитәкчесе Рамил Айбатов та килгән иде.

- Бүгенге бәйрәм чирмешәнлеләр өчен мөһим вакыйга. Сез мәдәни мирасны, рус мәдәниятен, традицияләрен, телен саклап калу һәм үстерү буенча зур эш алып барасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде Рамил Тәлгать улы.

Район башлыгы районда рус мәдәниятен үстерүгә, милли традицияләрне саклап калуга зур өлеш керткән кайбер якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге бүләккә Чирмешәннән Гришаниннар гаиләсе, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова, берләшмә активистлары Валентина Меркулова, Ирина Суворова лаек булдылар.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Елена Ланкина да әлеге истәлекле дата уңаеннан котлау сүзләре ирештерделәр һәм берләшмә эшендә актив катнашучыларны бүләкләделәр.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Шешминка, Иске Элмәле, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Казанка, Светлогорск авыллары үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Чирмешәнлеләр Нурлат районыннан “Славяночка” һәм Яңа Чишмәдән  “Сударушки” коллективларының чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр.

– Бәйрәм белән котлап, барыбызның да үз тарихыбыз белән горурланып, милли традицияләребезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, ныгытып  яшәвен телим, - диде Елена Владимировна үз чыгышында. - Форсаттан файдаланып, безгә һәрвакыт ярдәм күрсәтүче район башлыгы Рамил Айбатовка, иганәчеләргә: “ЧЕРЕМШАНАГРО” һәм “Ильхан” җәмгыятьләренә, шәхси эшмәкәрләргә: Менуи Гаспарянга, Марина Беззубовага, Сергей һәм Николай Плехановларга, Вероника Емельяновага, мордваларның райондагы милли –мәдәни автономиясе җитәкчесе Ирина Митяевага һәм берләшмәдә бергә эшләүче хезмәттәшләремә зур рәхмәт җиткерәм. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев