Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына шагыйрәләр килде

Бу чара мәктәптә һөнәрләр атналыгы кысаларында оештырылган.

- Беренче очрашуны  иҗади башлангыч һөнәрләренә багышладык, - диде чараның оештыручысы, кадетлар мәктәп-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафина. -  Җирле шагыйрәләребез Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Рушания Әхмәдуллина, Нәфисә Зиннурова, җырчы якташыбыз Айнур Галләмовны кунакка чакырдык.

Шагыйрәләр иҗат юлларының ничек башланып китүе, тәүге әсәрләрен кайчан язулары, шигырьләренең күбрәк нинди темаларга багышлануы турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

- Айнур Галләмовка кушылып “Җиңү көне” җырын башкару бик ошады, очрашуга аерым патриотик рух өстәде. Шагыйрәләрне тыңлау да кызыклы булды, - ди 8 нче сыйныф укучысы Ралиф Некрасов.

 

- Һөнәрләр атналыгы кысаларында шулай ук хасапчылар, табиблар, нотариус, журналистлар белән очрашу да планлаштырыла, Казаннан якташларыбыз: шәхси эшмәкәр Альберт Латыйпов һәм Иннополиста эшләүче Айнур Заһитов та кайтырга ышандырдылар, - ди Гөлназ Вәлиҗан кызы.

Мондый очрашулардан тыш, атналык барышында балалар өчен “Минем яраткан һөнәрем” рәсемнәр һәм иншалар, кроссвордлар бәйгесе, һөнәри ориентирлашу буенча диагностика, сорашулар да үткәреләчәк.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев