Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең "Умырзая" ансамбле - Йошкар-Олада узган фестиваль җиңүчесе

Район мәдәният йорты каршындагы “Умырзая” татар халык ансамбле Йошкар-Олада “Гасырлар авазы” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль – бәйгесеннән беренче дәрәҗә Диплом иясе булып кайтты.

Әлеге бәйгедә Марий Элдан, Чувашиядән һәм Татарстаннан үзешчән коллективлар чыгыш ясаган, барлыгы 100 гә якын концерт номеры тәкъдим ителгән, җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләгәннәр.

Безнең “Умырзая” фольклор коллективы “Кичке уен” күренеше белән “Гореф-гадәт” номинациясендә иң яхшы дип табылган.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев