Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең туган як тарихы музеенда ТР Милли музее күргәзмәсе ачыла

1нче апрельдән туган як тарихы музеенда ТР Милли музее әзерләгән “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, шәхесләр” исемле күчмә күргәзмә эшли башлый.

Әлеге күргәзмә эстафетасын безнең район яңачишмәлеләрдән кабул итеп алды. Музейның беренче һәм икенче катларындагы фойеларында урын алган күргәзмә ай ахырына кадәр эшләячәк.

Экспозиция 1920 елда ТАССР төзелүнең тарихи әһәмияте турында сөйли.

Стендларда беренче бишьеллыкларда республиканың уңышлары, Бөек Ватан сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документлар, плакатлар урын алган, Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спортта, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә куелган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев