Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең татар халык театры яңа премьерасын район авылларында да күрсәтәчәк

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры “Идел-йорт” театр коллективлары фестиваленда катнаша.

-Быел әлеге иҗади бәйгегә  Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” дигән комедиясен сәхнәләштердек, - ди театрның режиссеры Әлфия Закирова. – Фестиваль онлайн-форматта уза, шуңа күрә спектакльны видеога төшереп, Казанга җибәрдек.

Сәхнәдә, нигездә, район мәдәният йорты артистлары уйный, әмма яктан да үзешчәннәрне җәлеп иткәннәр. Әйтик, “Ромашка” балалар бакчасыннан Илсияр Киреева, электр челтәрләреннән Җәмил Мортазин да бик оста итеп үз рольләрен башкаралар.

-Әлеге спектакльны яңа елда район тамашачыларына да күрсәтергә ниятлибез, - диде Әлфия Закирова.

Сүз уңаеннан, район мәдәният йортында Тәзкия Кәримова җитәкләүче балалар өчен татар театры да эшли. Алар  “Иделкәем” балалар театр коллективлары бәйгесендә, фестивальдә катнашалар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев