Чирмешәннең иң культуралы баласы Әккәрәй мәктәбендә укый
Мәдәният

Чирмешәннең иң культуралы баласы Әккәрәй мәктәбендә укый

Районда «Укучының мәдәни көндәлеге» («Культурный дневник школьника») бәйгесе һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләре мәгълүм. Алар Казандагы “Әкият” курчак театрына да бардылар.

1 нче сыйныфлар арасында Әккәрәйдән Семен Еферовның көндәлеге иң эчтәлеклесе, иң бае дип танылган.

2 нче сыйныфлар арасында беренче Чирмешән мәктәбеннән Елизавета Герасимова җиңүче. Аның әнисе Татьяна Герасимова - “Иң мәдәниятле ата-ана” номинациясендә дә иң алда. 3 нче сыйныфлар арасында икенче Чирмешән мәктәбеннән Екатерина Арефьева, 4 нчеләрдән беренче Чирмешән мәктәбеннән Дарья Евдокимова көндәлекләре - иң яхшылар. Алардан кала,  комиссия бәйгедә актив катнашкан тагын 21 укучыны да билгеләгән.

Чирмешән-Үзәк Китапханәсе фотолары


Нет комментариев