Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләрне “Йолдызлык”та катнашырга чакыралар

    4 февральдә район мәдәният йортында “Йолдызлык – Созвездие” XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узачак.

    5 яшьтән 21 яшькә кадәрге якташларыбызны шушы фестивальда катнашырга чакыралар. Иң яхшы концерт номерлары 5 февральдә узачак гала-концертка сайлап алына. Беренче урын яулаган яшь артистлар Аксубайда  зона этабында чыгыш ясаячак.

    Реклама

    Тулырак мәгълүмат алу һәм фестивальдә катнашуга заявканы бирү өчен район мәдәният йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8-937-624-22-94.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: