Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр халык уен коралларында уйнап танылганнар

Әлмәттә узган «Урсал тауда» өченче Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Мансур Галәүтдинов “Соло” номинациясендә – икенче, Никита Михляев өченче дәрәҗә лауреат булганнар.

Укытучы Гүзәлия Сәлахованың тагын бер укучысы – Камил Казаков та җиңүчеләр рәтендә, ул икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

“Фантазия” халык уен кораллары ансамбле да (җитәкчесе Владимир Юрин) әлеге бәйгедә икенче дәрәҗә лауреат булган.

Әлеге чарада 19 музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 130 башкаручы катнашкан, алар гитарада, домбрада, балалайкада, баянда, аккордеонда уйнап үз осталыкларын күрсәткәннәр.

Укытучылары да бүләккә лаек

Фәрит Яруллин исемендәге республика бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе  укучылары: Камил Казаков, Мансур Галәүтдинов һәм Никита Михляев үз яшьтәшләре арасында икенче дәрәҗә лауреат булганнар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылган. Укытучылары Гүзәлия Сәлахованы  бәйге лауреатларын әзерләүдә педагогик осталыгы өчен Грамота белән бүләкләгәннәр.

“Классик гитарада уйнаучылар”ның Әлмәттә узган бу бәйгесендә 50 дән күбрәк укучы көч сынашкан.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев