Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә узган “Мирас” фестивале төрле милләт халкын берләштерде

Чирмешәндә узган 1 нче «Мирас” төбәкара милли мәдәниятләр фестивалендә Кайбыч, Саба, Сарман, Тукай, Әлмәт, Яңа Чишмә, Нурлат, Алексеевск, Шентала һәм Чирмешән районнарыннан 47 коллектив чыгыш ясады, сәхнәгә 350 дән артык кеше чыкты.

Бу чараны нәкъ 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә оештырырга ниятләгәннәр һәм ТАССРның  100 еллыгына багышлаганнар.

-Әлеге фестивальне ел саен үткәрергә планлаштырабыз, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы  Рузилә Минхәерова. – Аның төп максаты - республика территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту, милли мәдәниятне пропагандалау, саклау.

Бу чарада катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булган, хәтта Уфадан, Кострома өлкәсеннән дә шалтыратканнар.

-Без Кайбыч районыннан, Иске Чәчкаб авылыннан кадәр килдек, - ди 70 яшьлек Ләлә Адиятуллина. – Авылда “Ак калфак” оешмасы оешты, без шунда берләштек. Фольклор коллектив оештырдык, хәзер инде менә шундый чараларда катнашып йөрибез. Бүген бәбигә исем кушу йоласын күрсәтәчәкбез. Чирмешәнгә беренче тапкыр килдек. Халкыгыз бик кунакчыл, ачык йөзле. Безнең авылга сезнең районнан, Әмир авылыннан Галия исемле кыз (кыз фамилиясе Харисова)  килен булып төшкән иде. Кызганыч, гомере кыска булды. Ул кибетче булып эшләде, бик яхшы кеше иде, халык аны бик яратты.

Коллективлар фестивальгә нык әзерләнеп килгәннәр. Район мәдәният йорты фойесында һәм йолалар залында оештырылган күргәзмәләр искиткеч бай һәм төрле иде. Биредә һәр коллектив үз милләтенә генә хас кул эшләнмәләре, милли ризыклар тәкъдим итте, уңышлары белән мактандылар. Горурланып сөйләрлекләре дә бар.

-Без Сараман районы Ләке авылыннан килдек, - ди Галина Такаринкова. – Коллективыбыз күп еллар элек оешты. Район, республика чараларында актив катнашабыз. “Иң яхшы мәдәният йорты” номинациясендә үз төркемебездә 500 мең сум грант та оттык. Форсаттан файдаланып, фестивальне оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Район кунакларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да сәламләде. Алар республиканың традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры Алсу Мифтахова белән берлектә күргәзмә белән танышып чыктылар, концертны да  карадылар.  

Бу көнне район мәдәният йортында искиткеч матур концерт булды. Сәхнәдә татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен күрделәр. Фестиваль чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде.

фото: автор

Чирмешәндә милли мәдәниятләр фестивале узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев