Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә Тукайны искә алдык

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Бүген әдипнең тууына 133 ел. 2006 елдан гына гамәлгә куелган бәйрәм – Туган тел көне татар рухлы милләттәшләребез өчен аеруча зур мәгънәгә ия.

Шигърият бәйрәмен район мәдәният йорты сәхнәсендә зурлап уздырдылар. Мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре оештырган “Тукай – шигъри чишмәбез” дип аталган чарада бөек Тукаебызны искә алдылар, укучылар  аның байтак шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкарылды.

Бәйрәмдә бары татар телендә генә аралаштылар, котлаулар да ана телебездә яңгырады. Һәм быелгы бәйрәмнән, башка еллардагыдан аермалы буларак, күпләр бүләкләр белән китте.  Татар телен өйрәнүдәге казанышлары, телне саклау һәм үстерүгә өлеш керткән аерым класс балалары Болгар шәһәренә сәяхәткә сертификатлар белән бүләкләнделәр. Әлеге сертификатларга Чирмешән лицее, 2 нче санлы Чирмешән мәктәбе  һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары лаек булды. Район үзәгендәге балалар бакчалары “Салават күпере” журналына подписка белән бүләкләнделәр.

Шулай ук телебезне үстерүгә, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап калуга өлешләрен керткән татар теле укытучылары, аларның актив укучылары да район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, район мәгариф  бүлеге грамоталарына лаек булдылар.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

Шагыйребезнең әлеге юллары һәрвакыт күңелебездә саклана. Милли шигърият классигы  туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырлаган. Тукай бик кыска гомерле булса да, балаларга да, олылар өчен дә йөзләгән шигырь язып өлгерә.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә шигырь бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев