Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илдар Кыямов якташлары белән очрашты

Район мәдәният йортында Илдар Кыямов белән узган очрашуга мәшһүр якташыбызның туганнары, авылдашлары, дуслары һәм, гомумән, аның иҗатын яратучы райондашларыбыз килгән иде.

Танылган журналист, язучы, җырчы, нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Әгъләметдин улын якташлары бик җылы кабул иттеләр, аның хөрмәтенә күргәзмә оештырдылар, килгән кунакларны милли ризыклар, чәй белән сыйладылар.

Белешмә: Илдар Кыямов 1971 елның 11 февралендә Кара Чишмә авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган.  С. Сәйдәшев исемендәге (1998) һәм И.Шакиров исемендәге (2003) җыр конкурслары дипломанты. 1997-2003 елларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә конферансье булып эшли. 2003 елның мартыннан "Татарстан - Яңа гасыр" (ТНВ) каналында - иртәнге тапшырулар, 2012 елдан башлап "Татарлар" тапшыруының алып бара. 2017 елдан - "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире, 2021 елдан – ТНВ каналында иртәнге тапшырулар директоры. Беръюлы берничә сәхнә жанрында эшли, яза, тәрҗемә итә. Соңгы елларда төбәкче сыйфатында берничә авыл тарихын язып бастырып чыгара. Берничә китап авторы.

Илдар Кыямовны район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов сәламләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Кичә барышында якташыбыз үзенең журналистик эшчәнлеге турында хатирәләр белән уртаклашты, иҗат иткән шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Сүз уңаеннан, узган ел ахырында гына аның тәүге - «Җырларымда – җирсүем» дип аталган шигырьләр китабы дөнья күрде.  

Илдар Кыямов – талантлы сәнгать эшлеклесе һәм туган ягын өзелеп яратучы шәхес тә. “Кара Чишмә көн саен төшкә керә”, - диде ул тамашачыларга.

-Илдар бит ул туган як, дип яши, - диде очрашуда катнашкан “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.  

Гомумән, әлеге очрашуда якташыбыз хакында бары җылы сүзләр генә әйтелде, ихлас котлаулар яңгырады һәм райондашларыбызның аңа булган хөрмәт-ихтирамын кабат расланды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев