Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре Болгарга барачак

Әккәрәй авылының “Задоринки” бию коллективы "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булды.

Район мәдәният йортында әлеге фестивальнең район туры җиңүчеләре катнашында узган гала - концертта  лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасына йөзләгән бала, тамашачылар җыелды.

Узган ел белән чагыштырганда, фестивальдә катнашучылар саны тагын да арткан. Бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 1600 бала чыгыш ясаган, 542 концерт номеры тәкъдим ителгән. Гала-концертка 50 дән артык номер сайлап алганнар.

- Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балаларда үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыкты, илнең ижади югары уку йортларында белем алды, уңышлы шәхесләр булып үсте. Мондый фестиваль Татарстанда гына бар, моның белән горурланырга кирәк, - диде концертның кунагы - ТР "Созвездие-Йолдызлык" иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры, Россиянең театр эшлеклеләре Берлеге әгъзасы, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов. – Бүген сәхнәгә чыккан балалар 20 ел элек чыгыш ясаган балалардан аерылып торалар: күзләре янып тора, матур киенгәннәр. Билгеле, бу балалар бәхетле булып үсәләр. Алар - республика киләчәген төзүчеләр.

Дмитрий Александрович гала-концертны оештыруда яшь “йолдызлар”ның, аларның педагогларының, сәнгать җитәкчеләренең зур ролен да билгеләп үтте һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның “Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенә актив ярдәме өчен,  фестивальнең миллионынчы катнашучы хөрмәтенә ясалган истәлек Кубогы белән бүләкләнүе турында әйтте.

Яшь артистлар арасында елдан-ел катнашып килүчеләр белән беррәттән, йомгаклау гала-концертында тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар да бар иде. Чирмешәннән 4 яшьлек Иделия Гарифуллина - шундыйларның берсе.

-Кызыбыз “Әкият” балалар бакчасына йөри, - ди “йолдызчыкның” әнисе Гөлнара. – Ул җырларга ярата, апалары моны күреп, аңа җыр өйрәттеләр,  ул шуны башкарды. Чыгышын түземсезлек белән, дулкынланып көттек, ул бит бик кечкенә әле. Әмма молодец, югалып калмады. Гомумән, концерт бик матур узды. Районыбызда сәләтле балалар бик күп икән.

Йомгаклау концертында җиңүчеләрне “Аерым җыр башкару”, “Җыр ансамбльләре”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча өч яшь төркемендә - малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым бүләкләделәр. Шуңа да җиңүчеләр бик күп булды, аларның һәммәсенә бүләкләр ташырылды.

Шешминка авылыннан Анастасия Романова да бүген беренче урын иясе.

-Мин инде берничә ел рәттән бу фестивальдә катнашам, гала-концертта былтыр да чыгыш ясадым, әмма быел гына тәүге тапкыр беренче урынга лаек булдым, - ди Настя шатлыгын яшерә алмыйча. 

Район турында беренче һәм икенче урын алган якташларыбыз март аенда Болгар шәһәрендә узачак фестивальнең зона этабында район данын яклаячак.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә - "Созвездие - Йолдызлык" фестивале (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Созвездие – Йолдызлык» фестиваленда менә кемнәр җиңүче:

"Вокал - соло", 1 нче кече төркем (кызлар)

1 урын-Зәлидә Кәримова, Раяна Минханова (Чирмешән);

2 урын-Нурсылу Зайцева (Ульяновка); Розалина Фәтхетдинова (Кармыш);

3 урын- Иделия Гарифуллина (Чирмешән); Айлинә Хөснуллина (Кара Чишмә); Диләрә Гозәерова (Чирмешән).

"Вокал - соло", 2 нче кече төркем (кызлар)

1 урын- Юлия Малешина,Наилә Гәрәева (Чирмешән);

2 урын-Яна Разукова, Зәринә Назыйрова (Чирмешән);

Вокал-соло, урта төркем (кызлар)

1 урын-Анастасия Романова (Шешминка); Мәликә Галимова, Анна Иванова (Чирмешән);

2 урын-Гөлназ Хөснуллина (Бәркәтә);

3 урын- Венера Сәлманова (Түбән Кәминкә).

Вокал- соло, өлкән төркем (кызлар)

1 урын- Ләйсән Насыйбуллина (Иске Кади);

3 урын- Ариадна Романовская (Әккәрәй).

Вокал-соло, урта төркем (малайлар)

1 урын-Рәзил Мәгъсумов (Утыз Имән).

Вокал- соло, өлкән төркем (егетләр)

2 урын- Айнур Газизов (Лашман); Нияз Суфиянов (Иске Үтәмеш).

Конферанс, кече төркем

1 урын-Милена Манукян; Андрей Миронов һәм Виктория Сидорова (Чирмешән);

2 урын-Әдилә Газизова, Әмир Минхәеров (Чирмешән);

3 урын-Ралинә Шәмсетдинова (Югары Кәминкә); Софья Иванова һәм Данил Матросов (Ульяновка).

Конферанс, урта төркем

1 урын-Сабина Зәйнуллина (Чирмешән);

 2 урын-Алия Багауова (Чирмешән);

 3 урын-Алинә һәм Алия Гыйматдиновлар (Кармыш); Гүзәлия Халикова (Бәркәтә).

 Конферанс, өлкән төркем

1 урын-Лилия Гатина (Кармыш);

3 урын-Александра Павлова (Яңа Элмәле).

Хореография, кече төркем

2 урын-“Задоринки” (Ульяновка);

Хореография, урта төркем

1 урын-“Счастливчики” (Чирмешән, балалар сәнгать мәктәбе);

2 урын-“Дуслык” (Лашман);

3 урын-“Радуга” бию коллективы (Әккәрәй).

Хореография, өлкән төркем

1 урын-"Жемчужинки" бию коллективы (Ивашкино);

2 урын-"Росинки" бию коллективы (Ульяновка);

Вокаль ансамбльләр, кече төркем

1 урын-“Креатив” (Чирмешән);

2 урын-“Родничок” (Иске Элмәле);

3 урын- Илнара Камалова һәм Даниил Дютин (Иске Кади);

Вокаль ансамбльләр, урта төркем

1 урын-“Шәп егетләр” (Иске Кади).

Вокаль ансамбльләр, өлкән төркем

1 урын- “Шатлык” (Иске Кади).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев