Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Иң тату сыйныф”ның район этабы җиңүчесе билгеле

"Иң тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында Әккәрәй урта мәктәбенең 7нче сыйныф ата-аналар комитеты җиңү яулады, алар республикада район данын яклаячак. Сүз уңаеннан, бу мәктәпнең әлеге бәйгедә элек тә җиңүче булганы бар.

Әккәрәй мәктәбе командасы бәйгегә бик җитди әзерләнгән, аларның "визиткалары" һәм милли киемгә багышланган иҗат проектлары җюри әгъзаларының иң югары бәясенә лаек булдылар. 7 нче сыйныфта унбер  бала белем ала икән. Конкурста, укучылар белән бергә, әти-әниләр дә чыгыш ясадылар. Җиңүдә класс җитәкчеләре Александр Аютов һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Евдокимова өлешләре зур.

-Аларның беренче укытучылары Алевтина Мензелина да бу сыйныф белән күп эшләде, балаларны, әти-әниләрне туплый алды, - ди Әккәрәй мәктәбе директоры Людмила Калмыкова. – Чыннан да, әлеге сыйныф укучылары бик дус, барысы да яхшы укый, мәктәптә бер чара да алардан башка узмый. Әти-әниләре дә шундый, бик актив кешеләр.

Ивашкино мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре дә призлы - икенче урын ияләре, Ульяновка һәм Кармыш мәктәпләре – өченче урында.

Ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге республикада бишенче ел оештырыла. Район мәдәният йортында узган район турында быел барлыгы 7 мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашты, Иске Кади, Иске Үтәмеш һәм Күтәмә мәктәпләре вәкилләре дә осталыкларын күрсәтте.

фото: автор

Чирмешәндә “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең район этабы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев