Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән татар халык театрын "Идел-йорт" фестивалендә бүләкләгәннәр

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры “Идел-йорт” театр коллективлары фестиваленең дипломанты булды.

Якташларыбыз быел фестивальдә Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” дигән әсәре буенча куелган спектакль белән катнашканнар.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында шушы көннәрдә генә узган йомгаклау тантанасында бүләкне районның шушы театры режиссеры Рушания Шакирова алган.

Рушания Сабирҗан кызының үзен дә үзешчән театрларның үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләгәннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X