Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән кызлары Болгардан соң Казанга баралар

Болгарда узган “Йолдызлык – Созвездие” республика фестиваленең зона турында безнең районнан Кармыш кызы Гөлназ Гатина (“конферанс” номинациясендә), Чирмешәннән Рузилә Булатова (“вокал соло”) һәм Алия Багауова (“конферанс”) беренче урынга лаек булганнар.

Гөлназ “вокал соло” номинациясендә дә алда, ул икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Аның сеңелесе Лилия дә бу номинациядә, шулай ук икенче урын иясе.

Чирмешәннән Мәликә Галимова һәм Сосновкадан Анна Иванова “вокал соло” номинациясендә, балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” бию коллективы да икенче урынга чыкканнар.

Зона турында беренче һәм икенче урын алган якташларыбыз фестивальның Казанда узачак финал концертында д чыгыш ясаячаклар.

Жюри “конферанс” номинациясендә осталыкларын күрсәткән Чирмешән кызлары Милена Манукян һәм Айсылу Гафурова чыгышларын махсус бүләкләр белән билгеләгән.

Гомумән, иҗат бәйгесенең әлеге төбәк турында Чирмешәннән 72 бала катнашкан, муниципаль этапта сайлап алынган 35 концерт номеры тәкъдим ителгән.

Фото архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X