Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры яңа премьера әзерли. Бу юлы артистларыбыз популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” исемле драмасын сәхнәләштерә.
Бу драма дәһшәтле сугыш еллары турында сөйли, хатын-кызлар кичергән авыр тормышны сурәтли.
– Спектакльдә рольләр күп, шуңа да байтак кеше җәлеп иттек,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. – Әмма сәхнәдә үзләрен сынап карарга теләүче якташларыбыз булса, без аларны да көтәбез.
Автор фотосы.
Нет комментариев