Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән егетләре һәм кызлары - бәйгеләр җиңүчеләре

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары дипломнар белән бүләкләнде.

Яшь музыкантлар остара

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” IV Бөтенроссия фестиваль-конкурсыннан бүләкләр белән кайттылар.  Ул бәйге Әлмәт шәһәрендә узды. Гитарада  уйнау осталыгы өчен Мансур Галәүтдинов икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Камил Казаков (гитара) һәм Зәриф Закиров (баян) өченче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар.

Музыкантлар - кабат җиңүче

 Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар «Халык уен коралларында башкаручылар" конкурсында да район балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

«Халык уен коралларында башкаручылар. Соло. Классик гитара» номинациясендә Мансур Галәүтдинов беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, Камил Казаков икенче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды, Ришат Мостафин өченче дәрәҗә дипломант.

"Халык уен коралларында башкаручылар. Соло. Баян, аккордеон" номинациясендә Зәриф Закиров икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Халыкара конкурс лауреатлары

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары халык уен коралларында уйнаучыларның Казан шәһәрендә узган I Халыкара «SFORZANDO» конкурсында да дәрәҗәле урыннар алдылар. Мансур Галәүтдинов «Гитара солосы» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, Камил Казаков өченче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

Оештыру комитеты аларның укытучылары Гүзәлия  Сәлаховага лауреатлар әзерләүдәге профессиональ осталыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев