Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә дә уку елы башланды

    -Бүлекчәләрдә балалар шөгыльләнә башласалар да, укучылар кабул итү әле дәвам итә, - ди мәктәп директоры Наталья Иляева. - Быел сәнгать мәктәбендә 400 дән күбрәк бала йөрер дип көтелә. Аларны 25 педагог укыта.

    Сәнгать мәктәбендә укучылар музыка, хореография һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем алалар.

    Мәктәпнең филиаллары да бар. Лашман һәм Ульяновка хореография сыйныфларында балалар биергә өйрәнәләр, болардан тыш Лашманда - декаратив-гамәли, Кармышта театр сыйныфлары бар.

    Быел мәдәният университетын тәмамлаган яшь белгеч Ләйсән Фәттахова монда эшкә урнашкан. Ул район тамашачыларына яхшы таныш. Утыз Имән кызы Ләйсән - яшьтән үк сәхнәдә: авылдашы Адель Әминов белән районкүләм чараларда матур биюләр башкарып, бәйрәмнәргә ямь өстәп тордылар.

    -Кызганыч, бер генә белгеч кайтты шул, -ди Наталья Васильевна. – Ә укытучыларга ихтыяҗ бар. Киләсе елда 50 еллык юбилеен билгеләячәк мәктәбебезнең уңышлары да шактый. Без икенче ел рәттән “Авыл җирендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә республика грантына ия булдык. Узган елны грант акчасына музыкаль кораллар алган идек. Билгеле, быелгы 100 мең сумны да мәктәпкә кирәк-яраклар алуга тотачакбыз. Узган уку елында 300 гә якын укучыбыз төрле дәрәҗәдәге 34 бәйгедә катнашты, шуларның 71е җиңүчеләр булды.

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: