Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенә яңа фортепиано кайткан

Киләсе елда район балалар сәнгать мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Яңа бинаның ачылуына 15 ел булды. Ә бу мәктәп эшли башлаганнан бирле районда күпме баланы музыка, җыр, бию, рәсем сәнгате серләренә өйрәткәннәр. Яшь буынны гүзәллеккә, матурлыкка өндәүче бу мәктәп үзе дә шундый булырга, замана таләпләренә җавап бирергә тиеш.

-Бездә өстәмә белем алган укучылар барысы да иҗат юлыннан китмәсә дә, монда өйрәнгәннәр тормышларында ярап куя. Бу хакта безгә аларның әти-әниләре дә еш әйтәләр, рәхмәтләрен җиткерәләр, - ди район балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева. – Сәнгать мәктәбендә укыган якташларыбыз арасында, бу юнәлештә һөнәр үзләштереп, үзебезгә үк эшкә кайтучылар да бар.

Яңа уку елында, мәсәлән, монда Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаган ике хореограф эшкә кайткан. Чирмешән кызы Виктория Пестова һәм Актаныш кызы, хәзер инде район килене Алия Исмендеева балаларны биергә өйрәтәләр.

Балалар сәнгать мәктәбендә 10 бүлекчәдә 400дән күбрәк балага квалификацияле 25 педагог белем бирә.

-Район үзәгендәге балалар гына түгел, авыллардан да килеп укучылар бар бездә, - ди Наталья Васильевна. – Күтәмә, Лашман, Югары Кармалка, Лагерка, Түбән Чегодайдан 11 бала шундыйлар. Кармыш (театр), Лашман (декоратив гамәли сәнгать һәм хореография), Ульяновка (хореография) авылларында эшләүче сыйныфларга тагын ике өстәлде, Әккәрәйдә – театр, Иске Элмәледә хореография сыйныфлары ачтык.

“Татнефть” җәмгыятенә рәхмәт, мәктәпкә “Юпитер – 2Д” баяны бүләк иткәннәр.

Сәнгать мәктәбе “Комсомольская правда” газетасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырган “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” бәйгесендә җиңү яулаган.

Быел мәктәп “Мәдәният” милли проекты кысаларында музыка инструментка баеган – яңа фортепиано кайткан.

2022 елда, шул ук проект кысаларында, әлеге уку йортына  7 миллион сумнан артык бәягә музыка җиһазлары алу планлаштырыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев