Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән артистлары – иң яхшылар рәтендә

    Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры артистлары Рушания Шакирова һәм Госман Мортазин "Идел йорт" халык театры фестиваленең Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Театр режиссеры Рушания Шакирова - "Хатын - кыз ролен иң яхшы башкаручы", мәдәният ветераны Госман Мортазин "Ир - ат ролен иң яхшы башкаручы" номинацияләрендә танылганнар. Быел безнең театр...

    Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры артистлары Рушания Шакирова һәм Госман Мортазин "Идел йорт" халык театры фестиваленең Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Театр режиссеры Рушания Шакирова - "Хатын - кыз ролен иң яхшы башкаручы", мәдәният ветераны Госман Мортазин "Ир - ат ролен иң яхшы башкаручы" номинацияләрендә танылганнар.

    Быел безнең театр драматург Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасын сәхнәләштергән иде. Яңа спектакльны райондашларыбыз да карады, фестиваль тамашачылары да бәяләде.

    Кадрия Гамирова фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: