Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәркәтә авыл мәдәният йорты – Гран-при иясе

Бәркәтә авыл мәдәният йорты “Туган як җәүһәрләре” – “Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестиваленда Гран-прига лаек булды һәм 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Өч айга якын сузылган әлеге чарада 50гә якын коллективтан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1000гә якын кеше сәхнәгә чыккан, 364 концерт номеры күрсәтелгән. Район мәдәният йортында узган гала-концертта тамашачыларга сайлап алынган иң яхшы  60 концерт номеры тәкъдим ителде.

Һәр авылда, оешмада диярлек сәләтле кешеләр бар. Аларны күрә, оештыра белергә генә кирәк, ә монда инде җитәкчедән, мәдәният хезмәткәреннән тора. Мәсәлән, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин үзе дә авылдашлары белән бергә сәхнәгә чыгып җырлады. Ул “Авылда мәдәниятне күтәрү” номинациясендә махсус җиңүче.

-Безнең үзешчәннәр арасында төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Смотрда 52 кеше катнашты. Әйтик, иң өлкән артистыбыз Фәридә апа Искәндәрова пенсия яшендә, ә иң яше - Алсу Минхәерова 7 сыйныф укучысы, алар инде тәҗрибәле үзешчәннәр, дисәк тә була, - диде Бәркәтә авыл мәдәният йорты директоры Фәния Кашапова. – Шул ук вакытта быел беренче тапкыр үзләрен сынап караучылар да булды, мәсәлән, Ралиф Бикбов, Ренат Әхмәтҗанов, Илнур Галиевлар да безнең иҗат коллективыбызга яңа гына кушылдылар.

Түбән Кәминкә үзешчәннәре һәм кадетлар мәктәп-интернаты коллективы да смотрга ныклап әзерләнгәннәр, алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм беренче урынга лаек булдылар.

Түбән Кармалка авыл мәдәният йорты - икенче, Ивашкино мәдәният йорты һәм аграр техникум өченче дәрәҗә Дипломнар ияләре.

Мордва Афонькәсе һәм Шешминка мәдәният йортлары - “Халык традицияләрен торгызу”, ә Түбән Чегодай, Туймәт, Иске Кади мәдәният йортлары - “Халык традицияләрен саклау”, утызимәнлеләр “Иң яхшы театраль күренеш” номинациясендә билгеләнделәр.

-Халык иҗаты фестивалендә 20 еллап катнашам. Элек аерым җыр да башкара идем, - диде Туймәттән 40 елга якын фельдшер булып эшләүче Халидә Сәхапова. – Кем ничектер, минем сәхнәгә чыгасым килеп тора. Репетицияләргә дә рәхәтләнеп йөрим. Тормыш иптәшем дә: “Булды инде, тукта”, - ди. Юк, авылны танытуда минем дә өлеш керсен, дим.

Бу көнне район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында тагын бик күп якташларыбызны: ансамбльләрне, аерым башкаручыларны хөрмәтләделәр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X