Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның идеясын тормышка ашырган

2 февраль көнне башланган әлеге көрәш 1 ай дәвам итәчәк. Җырчылар шул вакыт эчендә 5 килога ябыгырга тиеш. Кем ябыкмый, шул үзенең бер хит җырын Казанның Бауман урамында, эшләпә белән акча җыеп җырлаячак. Бүгенге көндә Айсылуның авырлыгы - 57, Рәниснеке - 78 кило. - Бәхәскә корылган әлеге ябыгу идеясен кем...

2 февраль көнне башланган әлеге көрәш 1 ай дәвам итәчәк. Җырчылар шул вакыт эчендә 5 килога ябыгырга тиеш. Кем ябыкмый, шул үзенең бер хит җырын Казанның Бауман урамында, эшләпә белән акча җыеп җырлаячак.

Бүгенге көндә Айсылуның авырлыгы - 57, Рәниснеке - 78 кило.

- Бәхәскә корылган әлеге ябыгу идеясен кем уйлап тапты?

Айсылу:

- Идея Илфак абый Шиһаповныкы иде. Ләкин без аны тормышка ашыра алмый калдык. Менә уйлап утырдым утырдым да, исемә төште.

- Судьягыз кем?

- Продюсерыбыз - Рифат Фәттахов.

Кем ничек булдыра ала, шулай ябыга. Айсылу күбрәк ашавына игътибар итә, аксым диетасында утыра. Һәркөн иртән апельсин белән икешәр йомырка, төшке һәм кичке ашка - берәр җиләк-җимеш, яки бераз гына ит ашый. "Беренче өч көне бик авыр иде. Хәзер ярыйсы. Авыр булса да, нәтиҗәле диета бу", - ди Айсылу.

Ә Рәнис күбрәк бассейнга, спортзалга йөри икән. Шулай ук төнгә каршы ашамаска тырыша. Әле шушы көннәрдә Габбазов белән күңелсез хәл булган: бер чыгышыннан соң, күзе авырта башлап, бераздан шешеп чыккан. "Күпләр аны хатыным яки Гөлсирин Абдуллина эше", - дип уйлый. Ләкин ул алай түгел. Әллә күз тиде инде", - ди Рәнис үзе. Булырга да мөмкин.
Чыганак: http://akcharlak.com/article/aysylu-gabdinova-r-nis-gabbazovny-duelga-chakyra/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев