Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ана теле – йөрәк теле

Рухи байлык... Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, тормыш тәҗрибәсе керә. Үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау ана телен белүдән башка мөмкин түгел. Олы фикер ияләре: педагоглар, психологлар, тел белгечләре һәм философлар, баланың акыл сәләте дөрес...

Рухи байлык... Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, тормыш тәҗрибәсе керә. Үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау ана телен белүдән башка мөмкин түгел.


Олы фикер ияләре: педагоглар, психологлар, тел белгечләре һәм философлар, баланың акыл сәләте дөрес юнәлештә үссен өчен, аның иң элек үз туган телен яхшы белүе шарт диләр. Рус галиме К. Ушинский да балаларга чит телне ана телен тулысынча үзләштергәч кенә өйрәтә башларга кирәк дигән фикерне алга сөрә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтүнең махсус методикасы эшләнгән. Без - тәрбиячеләр үз хезмәтебездә шушы алымнар белән коралланырга тиешбез. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы булдырган "Киләчәк" программасы да рус һәм татар телләрен өйрәтүне максатчан итеп тормышка ашыру өчен кирәк булды. Аның авторлары бакчага йөрүче балаларга тел өйрәтүнең укыту-методик комплексын - методик кулланмалар, аудио һәм видеоматериаллар тәкъдим итә.

Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.

Сабыйлар рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләр, мультфильмнарны яратып карый. Төрле милләт халыкларының бию көйләрен яздырган дискларны куллану балалар күңеленә толерантлык орлыкларын сала. Төсле матур рәсемнәр, интерактив такта, ноутбуклар - болар барысы да тел өйрәтүне, үзләштерүне ансатлаштыра.

"Ихлас" нәшрияте әзерләүче "Тылсымлы куллар" журналы, "Татарстан - яңа гасыр" каналының һәр якшәмбе көнне эфирга чыгучы "Әкият илендә" тапшыруы да бакча балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен менә дигән ярдәмлек.

Без - балалар бакчалары тәрбиячеләре рус һәм татар телләрен өйрәтүдә үз тәҗрибәбезне, белгәннәребезне башка коллегаларыбыз белән уртаклашып эшлибез. Районыбызның мәгълүмати-методик үзәге оештырган семинарларда "Ике теллелеккә өйрәтүдә яңа методларны куллану", "Замана таләпләренә таянып татар телен өйрәнү", татар телле балаларга ничек итеп уңайлы формада рус телен өйрәтү хакында чыгышлар, сөйләшүләр узды.

Тел кешеләргә аңлашу -аралашу өчен мөһим. Шуны да онытмыйсы иде: балаларның тел үзләштерүе һәм аны актив куллануы, тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңайлы шарт булып тора. Чөнки ана теле - тою, сизү, йөрәк теле. Ә инде чит тел белү - кешенең зур байлыгы.

Рузалия Нуретдинова,

"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе. Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тел кешеләргә аңлашу –аралашу өчен мөһим.