Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аккалфаклыларны Түбән Кәминкәдә кунак иттеләр

Түбән Кәминкәдә узган “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсенең чиратагы утырышында алъяпкычлар тегәргә өйрәндек.

Кунакчыл түбәнкәминкәлеләр әлеге чарага бик җитди әзерләнгәннәр.

Килгән кунаклар иң әүвәл авыл мәдәният йорты фойесында урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар.

Безнең район элек-электән суган үстерү белән танылган. Түбән Кәминкә авылында яшәүчеләр дә оста, тәҗрибәле суган үстерүчеләр. Аккалфаклылар утырышында әлеге яшелчәне үстерү сәрләре белән уртаклаштылар. Гомумән, бу авылда уңган, булдыклы халык гомер кичерә. Йон эрләү, чәлтәрле шәлләр бәйләү осталары да төрле ысуллар белән сарык, кәҗә йоннарын эшкәртү, тарау, эрләү, бәйләү, саклау серләрен безгә дә чиштеләр. Сөтлебикәләр хуҗалары сөт ризыклары: сөт, май, корт, әйрән, каймак белән сыйладылар.

Алар әзерләгән  концерт программасы да күңелләргә хуш килде. Мөнәҗәтләр укучы әбиләрнең, укучы балаларның чыгышларын тын алмый карап тыңлап утырдык.

Әлеге очрашудан канәгать булып, бик күп тәэсирләр белән таралыштык.

 

Гөлгенә Харисова, "Ак калфак"ның район бүлеге рәисе.

Гөлгенә Харисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев