Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юка боз куркыныч

Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кешеләр боз аша йөреп юлны кыскартырга тырышалар, яки кайберәүләр балык тотарга чыгалар. Балалар да еш кына ныгымаган боз өстендә уйнарга яраталар. Боз астына төшеп киткәндә иң мөһиме - паникага бирелмәскә. Бозлы суга башың белән чуммас өчен кулларны ике якка җәергә, аннан соң хәрәкәтләнергә комачаулаучы авыр...

Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кешеләр боз аша йөреп юлны кыскартырга тырышалар, яки кайберәүләр балык тотарга чыгалар. Балалар да еш кына ныгымаган боз өстендә уйнарга яраталар.

Боз астына төшеп киткәндә иң мөһиме - паникага бирелмәскә. Бозлы суга башың белән чуммас өчен кулларны ике якка җәергә, аннан соң хәрәкәтләнергә комачаулаучы авыр әйберләрне ташларга тырышырга кирәк.
Боз өстенә үзең килгән якка, күкрәгең белән шуышып, аякларны бер-бер артлы судан чыгарып менү яхшы. Судан чыгу белән аякка торып басарга ярамый, ятып якка тәгәрәргә һәм яргы таба шуышырга.
Башка берәүнең боз астына төшеп киткәнен күрсәгез, ярдәмгә чакырыгыз. Бәкегә кулларны җәеп шуышырга, үз астыңа берәр такта яисә фанера кисәген куйсаң яхшы. Бәкегә бик якын килмәскә, батучыга мөмкин кадәр ерак торып бау, таяк яки бер-берсенә нык бәйләнгән башка әйбер сузарга. Кешене судан чыгаргач та куркыныч урыннан шуышып китәргә кирәк.
Әти-әниләр балаларының кесә телефонына барлык коткару хезмәтләренең номерларын яздырырга тиеш. Аларга боз өстендә уйнарга ярамаганлыгын, коткару хезмәтенә ничек шалтыратырга икәнлеген аңлатырга.
Телефонда акча булмаган очракта да бушлай шалтыратырга мөмкин номерлар бар. Коткару хезмәтенең бердәм номеры 112.
Алексей Тарасов,
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай инспекторлар бүлекчәсе дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы боз коткару хезмәте