Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Кәминкәдә комплекс булачак

"Илхан" терлекчелек комплексында (Югары Кәминкә) төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Бер бригада төзелеш алып барса, Алексеевскийдан килгән бригада юл салу эшләре белән мәшгуль. -Төзелешкә барлыгы 50ләп кеше алдык, Югары Кәминкә, Керкәледән дә эшчеләр җәлеп итәбез, - ди төзелеш эшләре белән идарә итүче Илдар Хәнәфиев. Комплексның түбәсе һәм стеналары өчен материаллар...

"Илхан" терлекчелек комплексында (Югары Кәминкә) төзелеш эшләре тулы куәтенә бара.

Бер бригада төзелеш алып барса, Алексеевскийдан килгән бригада юл салу эшләре белән мәшгуль.
-Төзелешкә барлыгы 50ләп кеше алдык, Югары Кәминкә, Керкәледән дә эшчеләр җәлеп итәбез, - ди төзелеш эшләре белән идарә итүче Илдар Хәнәфиев.
Комплексның түбәсе һәм стеналары өчен материаллар да кайта башлаган. 1000 баш сыерга исәпләнгән комплексны көзен файдалануга тапшырырга планлап торалар.
Хуҗалыкның үткән ел әзерләгән азык запасы - печән, силос та бар. Җир участогында язгы чәчү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә терлекчелек комплекс