Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җырларыбыз – сезнең өчен

"Элек бәйрәмнәр сирәгрәк эләгә иде: гел эштән бушамадык. Хәзер, пенсиягә чыккач, вакыт бар -чакыргач, монда бик теләп килдем, күпме танышларны күрдем", - диде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чара кунагы Роза Журавлева. 40 елдан артык кибетче булып эшләгән, РФ атказанган сәүдә хезмәткәре Роза Николаевна кебек булдыклы, тырыш...

"Элек бәйрәмнәр сирәгрәк эләгә иде: гел эштән бушамадык. Хәзер, пенсиягә чыккач, вакыт бар -чакыргач, монда бик теләп килдем, күпме танышларны күрдем", - диде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чара кунагы Роза Журавлева.


40 елдан артык кибетче булып эшләгән, РФ атказанган сәүдә хезмәткәре Роза Николаевна кебек булдыклы, тырыш хезмәткәрләрне, гаиләләрендә үрнәк әниләрне - барлыгы 250 хатын-кыз райондашларыбызны Чирмешәнгә дәшеп хөрмәтләделәр. Бүген сәхнәдән яңгыраган җыр, бию, нәфис сүз барысы да гүзәл затлар өчен иде. Котлауларны күбрәк ир-егетләр ирештерде.

"Вакытында эшемне бик яратып башкардым",- ди Югары Кәминкәдән пенсиядәге хат ташучы Гөлсинә апа Атакаева. - Газета-журналлар тутырган сумкаларыбызның авырлыгы 16 килограммга кадәр үк җитеп, вакыт-вакыт ярылып та китә иде.

Язгы, көзге пычракларда да матбугатны вакытында китерергә тырыштым. Аллага шөкер, халык белән әрләшмәдем, даулашмадым. Бәйрәмгә дә шулай "Яхшы эшләгән өчен чакырдык", диделәр. Рәхмәт инде".

Укытучылар, терлекчеләр, артистлар, медицина хезмәткәрләре - нинди генә өлкәдә эшләми хатын-кызларыбыз. Өстәвенә, алар - өйнең җылы учагын саклаучы, ирләрен, ул-кызларын тәмле ризыклар белән сыйлаучы хуҗабикәләр, балаларының яраткан әниләре, әбиләре.

"Бүген, яшереп торасы юк, хатын-кыз гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә лидерлык позициясенә чыга. Җитәкчеләр арасында да күп алар. Ничек кенә булмасын, 8нче март тирәсендә ир-егетләрнең игътибары, җылы сүзе гүзәл затларны "эретеп, җибәрә",- ди Лагерка авылыннан чара кунагы, укытучы Галина Данилова.

Район мәдәният йортында оештырылган концерт - тамаша кунакларын район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да тәбрикләде. Тәмле-томлы, һәркемгә тапшырылган күчтәнәч пакетлар да бәйрәмгә чакыручыларга игътибар, хөрмәт билгесе.

Тулырак фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр

2
X