Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевны онытмыйлар

Яңа Элмәле мәктәбе базасында узган "Афанасьев укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән, "Сувар" газетасыннан да кунаклар килгән иде. -Кызганычка каршы, бу чарага Порфирий Васильевич үзе кайта алмады. Аның белән элемтәгә кердек, әүвәл "бәлки кайтырмын да",...

Яңа Элмәле мәктәбе базасында узган "Афанасьев укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән, "Сувар" газетасыннан да кунаклар килгән иде.


-Кызганычка каршы, бу чарага Порфирий Васильевич үзе кайта алмады. Аның белән элемтәгә кердек, әүвәл "бәлки кайтырмын да", дигән иде, ләкин соңрак врачлар ерак юлга чыгарга киңәш итмәделәр, дип хәбәр бирде, - ди Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле укытучысы Марина Захарова. - Ул якташларга сәлам әйтте, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде, үзен искә алулары өчен рәхмәтен белдерде.

Чарада катнашучыларның бер төркеме Порфирий Афанасьевның әсәрләрен яктан укып көч сынашсалар, башкалар фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар. Укучыларга журналистлар, язучылар да кергән мәртәбәле жюри бәя бирде.

Конференциядә катнашучыларга сертификатлар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.

-Без Порфирий Васильевич белән университетта укыган еллардан бирле таныш, - ди Нурлаттан килгән журналист, язучы Валентин Бурайкин. - Аннан соң да еш очрашырга туры килде. Ул үзенең кече ватанын бик ярата торган кеше, туган телгә таләпчән, хезмәт сөючән язучы.

Мәктәп коллективы әлеге чарага бик җитди әзерләнгән. Танылган язучы якташларына багышлап күргәзмәләр оештырганнар, стендлар ясаганнар.

-Мондый чара безнең мәктәптә өченче ел рәттән үткәрелә, -ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. - Ләкин быел беренче тапкыр республика дәрәҗәсенә чыктык. Төп максатыбыз - туган телне саклап калу, балаларда ана теленә, милли гореф-гадәтләргә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, үзаңны үстерү. "Афанасьев укулары"н традициягә кертеп, ел саен үткәрергә планлаштырабыз.

Порфирий Афанасьев - Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы, дистәләгән китап авторы. Якташыбыз тәрҗемә, чуваш халкы арасында дөнья әдәбияты әсәрләрен пропагандалау юнәлешендә дә күп эшли. Шагыйрьнең үз әсәрләре дә итальянча, инглизчә, французча, болгарча һәм башка телләрдә яңгырый.

-Порфирий Васильевич белән гел аралашып торабыз. Күптән түгел генә аларга кунакка да бардык, - ди язучының туганнан - туган апасының кызы Алефтина Иванова. - Бүген ул Чабаксарда яши, һаман да күп эшли, иҗат итә. Хәзер кызы һәм кияве белән яши. Туган якны гел сагынып тора, кайтасы килә, ләкин соңгы елларда сәламәтлеге какшады, врачалар сакланырга кушалар. Узган елны аңа 75 яшь тулды.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Яңа Элмәледә "Афанасьев укулары" үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Яңа Элмәле Порфирий Афанасьев онытмыйлар