Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туймәттә дә яңа ФАП булачак

Быел Яңа Элмәле авылында блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Аны тиздән ачарга тиешләр. Ә киләсе елда саргылт төстәге мондый бинаны Туймәттә төзергә планлаштырганнар.

Бу көннәрдә исә 85 йортлы, 200 дән күбрәк кеше яшәүче Югары Чегодай авылындагы ФАП бинасына ремонт ясала. Осталар биредә штукатурка, буяу-агарту эшләре башкаралар  һәм су, канализация челтәрләрен яңарталар. 10 йортлы, 30 лап кеше яшәүче Кызыл Чишмә авылындагы “щитовой” ФАП бинасын да быел рәтләргә тиешләр. Әлегә монда яңа электр миче урнаштырганнар. Бинада  стеналарны штукатурлау, ишекләр алмаштыру, бүлмәләр бүлү, су кертү, канализация ясау күздә тотыла.

Ә  152 йортта 500 тирәсе кеше гомер итүче Туймәттә исә блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты киләсе елда төзелергә тиеш.

-Моңа кадәр булган ФАП сүтелгән иске мәктәп бурасыннан 80 нче еллар ахырында күтәрелгән иде, кирпеч белән тышланган иске йорт. Яңа бина исә  яңа урында - мәктәп һәм балалар бакчасы биналары арасындагы иркен участокта бастырылырга тиеш, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев