Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыерлар “өйләренә“ кайтсын

Терлекләрне җәйләүләрдән фермаларга кайтарырга вакыт. Тик, кызганыч, кайбер хуҗалыкларда малкайларны әле һаман җимерек ишекле, хәтта җимерек түбәле, җылытылмаган, агарту-акшарлауның әсәре дә кермәгән нурсыз тораклар көтә. -Бу хуҗалыклар җитәкчеләренең үз хезмәткәрләрен ничек кайгыртуын да күрсәтә. Фермаларда мал гына асралмый, монда кеше эшкә дип килә бит. Терлекче якты, җылы бинада хезмәт куярга...

Терлекләрне җәйләүләрдән фермаларга кайтарырга вакыт. Тик, кызганыч, кайбер хуҗалыкларда малкайларны әле һаман җимерек ишекле, хәтта җимерек түбәле, җылытылмаган, агарту-акшарлауның әсәре дә кермәгән нурсыз тораклар көтә.

-Бу хуҗалыклар җитәкчеләренең үз хезмәткәрләрен ничек кайгыртуын да күрсәтә. Фермаларда мал гына асралмый, монда кеше эшкә дип килә бит. Терлекче якты, җылы бинада хезмәт куярга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов.- Булганнан була инде. Әнә Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятендә биналарын вакытында ремонтлап куйдылар. Бүген-иртәгә маллары фермага кайтарылачак. Ә көндез аларны көтүдә йөртәчәкләр. Иртә-кич салкынча булганлыктан, хәзер терлекчеләргә лагерьда эшләү кыенлашты.
"Чирмешән АГРО", "Үтәмеш" җәмгыятьләре абзарлары да кышка әзер, ремонтланган. "Лашман АГРОфирмасы"нда тирес чыгара торган җайланманы урнаштырып бетерәсе генә калган. Ә менә "Кара Чишмә"дә, "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә бу яктан хәлләр шәп түгел икән, агымдагы ремонт эшләре башкарылмаган диярлек.
Район хуҗалыкларында җиде меңләп баш мөгезле эре терлекне кыш чыгарасы бар, шуларның 1780е-савым сыеры. Аларны кышлату өчен әлегә 5985 тонна печән (тиешленең 74 проценты), 13770 тонна сенаж (тиешленең 67 проценты), 3158 тонна силос (тиешленең 12 проценты) әзерләнгән.
-Язга кадәр бер баш шартлы терлеккә 33 центнер азык берәмлеге кирәк. Бүген "Лашман АГРОфирмасы"нда әлеге күрсәткеч -33, "Чирмешән АГРО"да - 28, "Сөлчә" җәмгыятендә 14 центнер. Шул ук вакытта бу күрсәткеч "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында әлегә - 6, "Алга" җәмгыятендә "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә 9 центнер азык берәмлеге генә, - ди Альфред Гыйльманов.-Хәзер аларга һәм башка хуҗалыкларга запасларын силос белән тулыландырырга кирәк. Моны тиз арада - кыраулар төшкәнче, салкыннар җиткәнче башкару сорала. Бүген "Чирмешән АГРО", "Үтәмеш", "Сөлчә" үз техникаларын шул эшкә җәлеп итте.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан