Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шик тудымы, полициягә хәбәр итегез

Соңгы вакытта дөньяда террорчылык белән бәйле, игътибарга лаек шактый вакыйгалар булды. Алар республикада, шул исәптән, районда яшәүчеләр арасында да урынлы курку хисе уята. Чирмешәндә дә экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү - профилактикалау буенча төрле чаралар үткәрәләр. "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе дә бу эштән читтә калмый. - Безнең ширкәт балансында күп...

Соңгы вакытта дөньяда террорчылык белән бәйле, игътибарга лаек шактый вакыйгалар булды. Алар республикада, шул исәптән, районда яшәүчеләр арасында да урынлы курку хисе уята. Чирмешәндә дә экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү - профилактикалау буенча төрле чаралар үткәрәләр. "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе дә бу эштән читтә калмый.

- Безнең ширкәт балансында күп квартиралы 29 йорт бар, аларда ике меңнән артык кеше яши, - ди идарә рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Алар - төрле милләт кешеләре, әмма әлегә кадәр монда милләтара низаглар килеп чыкканы юк.
Без даими рәвештә йортларны йөреп чыгабыз. Подвал һәм чормаларны да тикшерәбез. Алар барысы да йозакка бикләнгән булырга тиеш. Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләргә дә мөрәҗәгать итәбез: һәркемгә игътибарлы, уяу булыр­га кирәк. Шикле әйбер сиздегезме - шунда ук хокук саклау органнарына шалтыратырга. Бүген күпләр квартираларын кемгә дә булса яшәргә биреп тора, андый квартираларны да күз уңында тотарга кирәк. Гомумән, ят кешеләргә күп квартиралы йортларга юл ябык булырга тиеш. Аннан соң подъездларда калдыр­ган шикле сумкаларга, тартмаларга да игътибар итәргә. Билгеле, подъездларда чисталык хөкем сөрсә, тәртип булган очракта, анда теләсә кем кереп тә йөрмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы террорчылыкны кисәтү