Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминкадан Наталья Петровна ялгыз түгел

Ул хезмәт биографиясен Молотовта (Свердловск өлкәсе) шахтада башлый. Тирәнгә, җир астына төшкәндә япь-яшь кызларны нык курку хисе били. Ятмаларны шартлаткандагы көчле тавышны, өстән су тамып торган чакларны әле дә исләреннән чыгара алмыйлар. -Беренче хезмәт хакымны авылга, әти-әнигә җибәрдем,- ди Наталья Петровна. - Анда әнинең ничек сөенгәне, сугыш алды еллары бит,...

Ул хезмәт биографиясен Молотовта (Свердловск өлкәсе) шахтада башлый. Тирәнгә, җир астына төшкәндә япь-яшь кызларны нык курку хисе били. Ятмаларны шартлаткандагы көчле тавышны, өстән су тамып торган чакларны әле дә исләреннән чыгара алмыйлар.

-Беренче хезмәт хакымны авылга, әти-әнигә җибәрдем,- ди Наталья Петровна. - Анда әнинең ничек сөенгәне, сугыш алды еллары бит, ул язган хаттан ук аңлашылды:"Акчаңа бер стакан тоз, бер пот бәрәңге алдык. Рәхмәт, син безгә чын бәйрәм ясадың."
Яңа Чишмә районының Волчья Слобода кызын язмыш Чирмешәнгә китерә. Май-сыр заводында эшләгәндә Николай белән гаилә коралар.
-Булачак ирем белән туганнар таныштырды,- ди Наталья Петровна. - Башта аның янәшәсендә, ят егет белән клубка барырга да оялдырды.
Николай яхшы, тугры ир була. Атлар да карый, төзелештә дә эшли, почта да ташый. Кызганыч, ул моннан унике ел элек вафат. Ә менә йортлары янәшәсендә утыртып калдырган бердәнбер алмагачы ел да күп итеп уңыш бирә. Быел да ботаклары шактый сыгылган.
Кыш җитсә, Наталья әбине улы һәм кызы Яр Чаллыга алып китәләр икән.
-Анда баштарак бер дә барасы килмәде. Әле хәзер дә җәйләрен туган йортыбызны - нигезебезне саклаучы ул. Безгә аш та пешереп куйган, - ди бүген монда әнисенең 90 яшьлек юбилеена кайткан кызы Галина.
Наталья Шиповалованы котларга район җитәкчесе Наил Зарипов та килде.
-Сугыш чорында яшәү үзе үк батырлык,- диде ул. -Яшьли эшкә җигелгәнсез, үз-үзегезне аямагансыз. Тагын озак, балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп яшәгез.
Район башлыгы юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның да котлавын ирештерде, бүләкләр тапшырды.
-Мин Аллага ышанып яшим. Аннан башка берни эшләнми, ул хәерле гамәлләребездә гел булыша,- ди Наталья Петровна. - Ирем генә юк шул, аны гел төшемдә күрәм. Яшьләргә сүзем бар: хатыннар-ирләрен, ирләр хатыннарын сакласын, кадерләсен. Бергә яшәү кызык.
90ны узган әбигә телевизор, газета-журнал кирәкми. Аңа иң тансык әйбер - кешеләр белән аралашу. Шуңа да ул еш кына якын-тирәдәге кардәшләренең хәлен белеп кайта, урамда саф һава сулап керә. Балалары, оныклары, оныкчыклары да аны ялгыз итмиләр, кайтып-китеп йөриләр. Җитәкчеләр дә аның барлыгын онытмыйлар, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Медицина хезмәткәрләренә дә дәгъвасы юк Наталья Шиповалованың.
Шешминкада, бертуган Бочкаревлар урамындагы 50 еллык агач йортта яшәүче юбиляр якташыбызның ике бүлмәсендә дә әлегә кадәр кирпеч мич тора. Газ торба буйлап килмәсә дә, баллонны кайтарып бирәләр. Пенсияне китерәләр. Шөкер, балалары исән-сау. Төшендә генә булса да, ире белән күрешкәлиләр. Йөрәге чеметкәләп ала инде, нишлисең, туксан яшьтә анысына гаҗәпләнәсе түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка