Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминкада яшәүче Иван Самойлов казлар үстерә

Шешминкадан Иван Самойлов быел 500 баш бер тәүлеклек каз бәпкәләре сатып алган. Алар инде каз булып килә. -Беренче мәлне мин алар белән бик җәфаландым, - ди 24 яшьлек Иван. - Әүвәл каз бәпкәләрен өйдә тоттык, аннан соң болынга алып чыктым. Монда бәпкәләргә һавадан - кошлар, җирдән төлкеләр "ау ачтылар". Шулай...

Шешминкадан Иван Самойлов быел 500 баш бер тәүлеклек каз бәпкәләре сатып алган. Алар инде каз булып килә.

-Беренче мәлне мин алар белән бик җәфаландым, - ди 24 яшьлек Иван. - Әүвәл каз бәпкәләрен өйдә тоттык, аннан соң болынга алып чыктым. Монда бәпкәләргә һавадан - кошлар, җирдән төлкеләр "ау ачтылар". Шулай итеп югалтулар да булды. Аннан соң көтүгә эт алып килдем. Төлкеләрне башкача куркытып булмады. Казлар өчен ышыклану урыны да ясадым. Хәзер инде эш җайланды кебек. Бәпкәләр дә шактый үсте.
Самойлов каз көтүен бик матур урында, Шушма елгасы тугайларында асрый. Шунда үзе дә кунып кала. Бәпкәләрне карарга туганнарының балалары да ярдәм итә. Биредә су кошлары өчен искиткеч уңай шартлар. Еракка җәелгән болынлыклар, сулыклар. Һәм беркемгә дә комачауламыйсың.
-Яшь кешенең шундый эшкә алынуы гадәти түгел. Моңа нәрсә сәбәпче?- дим әңгәмәдәшемә.
-Нәрсә дә булса эшләргә бит, - ди Иван Самойлов.- Мин умарталар да асрап карадым. Уңышсыз чыкты. Балны урнаштырып булмады. Эре терлекне ел дәвамында тәрбияләргә кирәк. Азык табуы да авыр. Узган елны 80 баш каз бәпкәсе алып үстердем. Аларны бер атна дигәндә тере килеш сатып бетердем. Быел да алучылар булыр дип өметләнәм. Бәяне генә белеп куярга кирәк.
Каз бәпкәләрен сатып алу өчен ул кредит оформить иткән. Кошларга фураж да сатып алырга туры килгән. Иван "малларына" көнгә бер тапкыр гына, кичке мәлне, коры бөртек бирә икән. Судан чирәмгә, чирәмнән суга йөреп, каз бәпкәләре үзләренә кирәк азыкны табалар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка