Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминкада яңа суүткәргеч кирәк

"Чиста су" программасы нигезендә, районыбызның күпчелек торак пунктларында яңа су торбалары салынды, линияләр яңартылды. Зур авыллардан Иске Котыш һәм Шешминка авылларында гына суүткәргечләр яңартылмаган. -Халыкны су белән тәэмин итүдә бүген җитди проблема юк, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов. - Су бирүне өзгән юк. Ике башняда насослар өзлексез...

"Чиста су" программасы нигезендә, районыбызның күпчелек торак пунктларында яңа су торбалары салынды, линияләр яңартылды. Зур авыллардан Иске Котыш һәм Шешминка авылларында гына суүткәргечләр яңартылмаган.

-Халыкны су белән тәэмин итүдә бүген җитди проблема юк, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов. - Су бирүне өзгән юк. Ике башняда насослар өзлексез эшләп тора. Дөрес, җәйге чорда, бакчаларга су сипкән вакытта торбаларда басым түбән булды. Бәлки кайбер йортларга су барып та җитмәгәндер. Шулай да суүткәргечне яңартасы иде. Бу өлкәдә эшли башладык.
Шешминкада бүген үткән гасырның 70нче елларында төзелгән суүткәргечтән файдаланалар. Билгеле, ул искергән, торбалар еш тишелә. Әле шушы көннәрдә генә линиядәге авария нәтиҗәләрен төзәтергә туры килгән.
-Авылга 9 километр арада су торбалары салу сорала. Проект ясау, экспертиза үткәрү өчен халыктан да акча җыярга туры киләчәк. Аннан башка булмас, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Авылда 50гә якын шәхси йортта скважиналар казылган. Сүз уңаеннан, Шешминкада 120гә якын йорт. Авыл халкының су кудырган электр энергиясе өчен, авыл җирлегенә 100 мең сумнан артык бурычы бар икән.
-Без инде электрчылар белән, төрле юллар табып, исәп-хисап ясап барырга тырышабыз,- ди Юрий Анатольевич. - Әмма бурыч җыела бара. Халык түләргә теләми, ә бит судан барысы да файдалана. Бераз су булмыйча торса, тавыш куба. Югыйсә, бәясе дә югары түгел, ай саен бер кешедән 60 сум. Бу бәяне халык җыенында сөйләшеп кабул иттек. Авыл халкы арасында да төрле кеше бар. Кайберәүләр үзләре килеп, кайчан яңа суүткәргеч өчен акча җыя башлыйбыз, диләр. Әгәр бүген күмәк көч куйсак, бәлки "Чиста су"ның 2015 ел программасына керә алырбыз. Анда эләксәк, билгеле, авылда су челтәрен яңартуда төп чыгымнарны республика бюджеты күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка