Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминкада малларны “автомат көтүче“ көтә

Шешминкада Николай Зубовның малларын "электр көтүче" саклый. Николайның хуҗалыгында 20 баш терлеге бар, шуларның алтысы - савым сыеры. -Узган ел малларны авыл көтүенә кудык. Чиратлашып көтәргә иде. Ай саен диярлек, 10-12 көн көтү көтәргә туры килде. Кыш көне бу хәлдән чыгу юлын эзли башладым. Интернетта озак утырдым һәм менә шул...

Шешминкада Николай Зубовның малларын "электр көтүче" саклый.

Николайның хуҗалыгында 20 баш терлеге бар, шуларның алтысы - савым сыеры.
-Узган ел малларны авыл көтүенә кудык. Чиратлашып көтәргә иде. Ай саен диярлек, 10-12 көн көтү көтәргә туры килде. Кыш көне бу хәлдән чыгу юлын эзли башладым. Интернетта озак утырдым һәм менә шул "электр көтүчегә" юлыктым. Аны интернет аша яздырып та алдым.
"Автомат көтүче" кечкенә генә металл тартмачык икән. Ул машина аккумуляторыннан эшли. "Аппарат" аша нәзек кенә электр тимерчыбыклар үткәреп, Николай Зубов Шушма буенда 6 гектарга якын мәйданны тотып алган. Тимерчыбыкларда көчәнеш - 12 вольт.
-Беренче мәлне маллар шушы чыбыкларны еш өзделәр. Өч көн нужаландым. Шулкадәр акчаны (сүз уңаеннан, бу җайланма өчен Зубов 20 мең сумга якын акча тоткан) җилгә очырдым дип үкенеп тә куйдым,- ди якташыбыз. - Ә менә хәзер шатланып туя алмыйм. Маллар күнектеләр, тимерчыбыкларны да бик сирәк өзәләр. Бу бик уңай җайланма булып чыкты, үзен аклады. Көтүдә 28 баш мал йөри. Үземнекеләр һәм туганнарымныкы. Сыерларны да шунда гына килеп савабыз. Авылдашларга да малларын безнең көтүгә кушарга тәкъдим иткән идем, ризалашмадылар.
Зубовлар гаиләсенә район җитәкчелеге сөт саву аппараты да биргән. Сөтне авылдан, өйләреннән үк килеп алалар. Дөрес, сөткә бәясе генә канәгатьләндерми, чөнки ул түбән, чыгымнарны чүт кенә каплый.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка

2
X